Корзина
57 отзывов
  • picture 1
  • picture 2
  • picture 3

Аллаhы илчесенен намазы. Жамил Ахмад Назыри

370 руб.

Минимальная сумма заказа — 300 руб.

Показать оптовые цены
  • 310 руб/шт.
    при заказе от 2 шт.
В наличииОптом и в розницу
Перезвоните мне
Аллаhы илчесенен намазы. Жамил Ахмад Назыри
Аллаhы илчесенен намазы. Жамил Ахмад Назыри
370 руб.
В наличии
Купить
Перезвоните мне
  • +7 показать номер +79093075064 WhatsApp, Viber
  • +7 показать номер +79093075064 WhatsApp, Viber
  • Контакты
    • Телефон:
      +79093075064, WhatsApp, Viber
    • Контактное лицо:
      Муслим Рахматуллин
    • Адрес:
      Зеленодольск, Республика Татарстан, Россия
    • Email:
      ramana67@mail.ru
    • Skype:
      mars rakhmatullin
  • Условия возврата и обмена
Рәхимле ҺӘМ мәрхәмәтле Алланы исеме белән башлыйм! Ислам дине белгече мөфти Җәмил Әхмәд Нәзиринец «Алланы Илчесенең (салләллаhу ’әлейhи вә сәлләм) намазы» дигән ошбу китабы элегрәк урду телендә басылган басмадан урысчага тәрҗемә кылынган. Китапта намазга багышланган бик күп сораулар яктыртылган, бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертелгән. Моңа кадәр татар дини әдәбиятында намазның теге яки бу аерым соравына багышланган китаплар байтак кына дөнья күрде hәм хәзерге вакытта да басылып килә. Дини әдәбият басмаларга кытлык кичерми. Ләкин шул ук вакытта бәхәсле урыннар, кайбер кечкенә, әмма әнәмиятле сорауларга җавап табар өчен берничә басма актарырга туры килә иде. Намаз укучыларның hәм намаз укырга өйрәнүчеләрнең әлеге ихтыяҗларын исәпкә алып, намазның бөтен нечкәлекләрен берләштергән китап кирәклеге ачыкланды. Китапта намазның һәр төренә, вакытына, өлешенә кагылышлы Коръәннән hәм хәдисләрдән дәлилләр китерелә. Тәрҗемә вакытында Коръәннең Ногмани hәм Эльмир Кулиев тәфсирләренә нигезләнеп эшләнде. Тәрҗемә ысулы - сүзгә сүз. Әлеге ысулны сайлауның беренче hәм төп сәбәбе булып тәрҗемә вакытында төрле мәгънәви каршылыклар тудырмаска тырышу тора. Шулай ук бу эшнең башлангычында торган, төрле бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертеп, һәртөрле ярдәм күрсәткән «Кол Шәриф» мәчете имам- хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуровка олугъ рәхмәтләремне җиткерәм. Бу китап намаз укырга өйрәнүчеләр hәм әлеге гыйбадәтне һәрдаим башкаручылар, дини уку йортларында белем алучылар, шулай ук ислам белән кызыксынучылар өчен файдалы әсбап булыр дип өметләнәбез. Әлеге китап безнең тәрҗемә өлкәседә беренче зур хезмәтебез. Шуңа күрә сездән киңәшләр hәм теләкләр көтеп калабыз.
Характеристики
Страна производитель Россия
  • Цена: 370 руб.